news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучылары җәйге каникулда поездда сәяхәт иткәндә ташламалардан файдалана ала

Ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган сәяхәтләргә рәсмиләштереп булачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Җәйге каникуллар чорында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучыларына Россия буйлап еракка йөри торган поездларда сәяхәт иткәндә 50 процент күләмендә ташлама биреләчәк. Ташламалы билетларны 1 июньнән 31 августка кадәр планлаштырылган сәяхәтләргә рәсмиләштереп булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«Махсус тариф балаларның җәйге ялын оештырганда акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Ташлама Россия территориясе буйлап хәрәкәт итә торган тиз йөрешле һәм еракка йөри торган пассажир поездларының гомуми һәм плацкарт вагоннарына юл йөрү документларын рәсмиләштергән вакытта тәкъдим ителә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар инде өч ел рәттән җәйге каникуллар чорында махсус бәяләр буенча һәм ике катлы поездларның купе вагоннарында да сәяхәт итә ала. Алар өчен билет бәясе плацкарт вагонында сайланган маршрут буенча билет хакының яртысына тиң булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100