news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кредит каникулларын рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәклеген әйттеләр

Каникулга моннан алдагы айның кереме, узган елгы уртача айлык керем белән чагыштырганда, 30 проценттан да күбрәккә кимегән һәм кеше моны раслаган очракта китәргә мөмкин.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россиялеләрнең кредит каникулларын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде, ул түләүләрне ярты елга кадәр кичектерүне күздә тота.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, гражданин, шулай ук шәхси эшкуар, авыр финанс хәлендә калган, ә кредит үзе 1 мартка кадәр рәсмиләштерелгән очракта, быелның 30 сентябренә кадәр теләсә кайсы көнне шундый каникуллар бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала.

Каникулга моннан алдагы айның кереме узган елгы уртача айлык керем белән чагыштырганда 30 проценттан да күбрәккә кимегән һәм кеше моны раслаган очракта китәргә мөмкин.

Кредит каникулларын рәсмиләштерү өчен, бу хакта бурычка бирүче банктан, микрофинанс оешмасыннан яки кредит-куллану кооперативыннан гариза тапшырырга кирәк.

Түләүләр кичектерелгән вакытка (ул күп дигәндә ярты ел дәвам итәргә мөмкин) кешене барлык түләүләрне башкарудан азат итәчәкләр, каникуллар башланган вакытта түләүне кичектергән өчен штрафлар һәм пени күләмен арттырмаячаклар, бурычка бирүче залогтагы фатирын яки машинасын сата алмаячак. «Әмма бурыч суммасына процентлар исәпләнү дәвам итәчәк – аларны соңрак түләргә туры киләчәк», - дип ачыклык кертте экспертлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot