news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә хатын-кызлары Уфада Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде

Римма Кадыйрова конкурсның иң югары бүләге — «Милләт хатын-кызы» медале белән бүләкләнде.

Бөгелмә хатын-кызлары Уфада Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде
http://bugulma-tatarstan.ru

(Бөгелмә, 12 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Башкорт хатын-кызлары җәмгыяте уздырган бу бәйге Россия төбекләренең һәм БДБ илләренең 500дән артык хатын-кызын берләштерде. Шуларның 150се финалга чыкты.

Чарада Бөгелмә шәһәрендә яшәүче, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, өч бала анасы, алты онык әбисе Римма Кадыйрова, һәм күп балалы әни, тренер-инструктор, «Кониленд» ат-прокат клубы хуҗасы Гөлнара Галиева катнаштылар.

Бөгелмәлеләр «Хатын-кыз — ана» һәм «Хатын-кыз — эшкуар-ханым» номинацияләрендә җиңүче булды.

Аларга диплом, бүләк, чәчәк тапшырылды. Моннан тыш, Римма Кадыйрова конкурсның иң югары бүләге — «Милләт хатын-кызы» медале белән бүләкләнде.Тулырак: http://bugulma-tatarstan.ru/news/news/btenrossiya-konkursy-laureatlary

news_right_1
news_right_2
news_bot