news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ялкын»ның яңа саны мәчеләргә, Кариев театрына, җырчы Хәкимгә багышланган

Редакция «Тукай вайбын тот!» дип аталган иҗади бәйге игълан иткән.

«Ялкын»ның яңа саны мәчеләргә, Кариев театрына, җырчы Хәкимгә багышланган

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). «Ялкын»ның март саны геройлары итеп мәчеләрне, Кариев театрын, җырчы Хәкимне сайлаганнар. Бүген Кариев театрында журналның яңа саны җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

«Март санының төп герое Кариев театры артисты, Казан театр училищесы студенты Илүсә Камалиева булды. Яңа гына Кариев театрында куелган „Хикмәт әкиятләре“ спектакленә сәхнә артыннан күзәтү ясалды. Журналның зур өлеше песиләргә багышланды: аларга фәнни һәм дини яктан якын килдек, һәйкәлләрне барладык, чит ил песиләрен барладык», — диде «Ялкын» ның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Басманың тагын бер герое — яшь башкаручы Хәким. Журналист Рәмзия Галимова аның белән әңгәмә корган һәм журналның урта битләрендә җырчының портретын куйганнар. Күпләр Мәскәү егете дип белгән Хәкимнең материалда Әлмәттән икәне ачыла. Әңгәмәдә ул шулай ук сыйфатлы татар җыры турында фикер йөртә.

Редакция яңа санда «Тукай вайбын тот!» дип аталган иҗади бәйге игълан иткән. Аның шарты буенча, Тукайның берәр әсәрен бүгенге көн күзлегеннән үзгәртеп, заманчалаштырып язарга, яки видеоролик төшерергә кирәк. Иң мөһиме — әсәрнең нигезенә салынган мәгънә сакланырга тиеш.

«Ялкын»ны тәкъдим итү чарасында Кариев артистлары ике командага бүленеп, уеннарда, викториналарда катнаштылар, журналның даими укучылары белән якыннан аралаштылар. «Минем песи татарча укый» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.

Чара барышында мәчеләр турында сүз кузгалгач, Кариев театры директоры Луиза Янсуар «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби мөхәррир булып эшләгән вакытын искә алды.

«Мин дә заманында „Колак, тәпи һәм койрык“ рубрикасын алып бардым. Күренекле кешеләрнең этләре, песиләре, ташбакалары һәм башка йорт җәнлекләре турында яза идек, алар арасында бәйгеләр оештырдык. «Ялкын»ны бик яратам! Хезмәттәшлек итүебезгә шатмын», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100