news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында төрле милләтләр белән эш тәҗрибәләре өйрәнеләчәк

Якын арада Балтачта күчмә утырыш билгеләнгән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан районнарында төрле милләтләр белән эшләү тәҗрибәләре өйрәнеләчәк.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең президиум утырышында ТР телләре турында законны гамәлгә ашыру советы эшче төркеменең күчмә утырышлары узачагын әйтте.

«Якын арада Балтачта күчмә утырыш билгеләнгән. Без килеп, районның барлык милләтләргә ярдәм итү буенча ничек эшләвен карарга ниятлибез. Балалар бакчасында, мәктәптә, ассамблея булса, ассамблеяда булып китәчәкбез. Уңай тәҗрибәне бөтен республика буенча таратачакбыз», — дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Ул республикада 173 милләт бергә яшәгәнен искәртте. «Безнең бурыч — бу елда проблемалы мәсьәләләргә игътибар итү. Муниципалитетларда уңай үрнәкләрне күрү безнең өчен мөһим», — диде.

Васил Шәйхразиев Туган телләр елында архив идарәсе белән дә тыгыз эш алып барылачагын әйтте. «ТАССРның 100 еллыгында архив белән әйбәт эшләдек. Туган телләр елы буенча да килештек. Бу елны ачу буенча беренче материалларны архивка тапшыра башладык», — дип әйтте вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100