Россия төбәкләрендә «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» мәйданчыгы эшли башлаячак

Яңа сервис гражданнар мөрәҗәгате белән эшләргә, сораштыру һәм фикер алышу үткәрергә, шулай ук социаль челтәрләрдәге хәлләрне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 2021 елның ахырына кадәр Россия хөкүмәте барлык төбәкләрдә дә  «Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» кире элемтәнең цифрлы мәйданчыгын эшләтеп җибәрәчәк. Ул Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылган. Бу турыда РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде.

«Цифрлы платформада гражданнар өчен мөһим опция — мөрәҗәгатьнең эшкәртелү статусын күзәтеп тору, шулай ук алынган җавапның яки карарның сыйфатын бәяләү мөмкинлеге.  2021 ел ахырына кадәр платформа илнең барлык субъектларында, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнарында, шулай ук кайбер Башкарма хакимиятнең федераль органнарында кертеләчәк», — дигән Россия хөкүмәтенең рәисе урынбасары.

Яңа платформа гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләргә һәм аларның үтәлешен оператив контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук ул социаль әһәмиятле темалар буенча онлайн-сораштыру үткәрергә һәм җирле мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук сервис аша социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда хакимият органнары битләрен алып бару, шулай ук социаль челтәрләрдәге хәлләрне күзәтү планлаштырыла.

«Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез» кире элемтә цифрлы мәйданчыгы РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проекты кысаларында эшләнде. Кире элемтә платформасын кертү 2019 елда сынау режимында башланды. Анда РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Россиянең тугыз субъекты катнашты.