news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанда кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт итмәде

Кич белән рестораннарда коронавирус таралуга каршы кагыйдәләрне үтәмиләр, диделәр ведомствода.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда әлегә җәмәмгать туклануы оешмаларына төнлә эшләргә рөхсәт ителми.

Яз бәйрәмнәре алдыннан кич белән җәмәгать туклануы оешмаларын тикшергәннәр. Тикшерелгән тугыз кафеда һәм ресторанда барлык урыннарда да кешеләр утырган, социаль дистанция сакланмаган, бию мәйданчыклары эшләгән, диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча җитәкчесе Любовь Авдонина «Татар-информ»да матбугат чарасында.

«Коронавируска каршы кагыйдәне бозу очраклары булу әлегә төнлә эшләргә рөхсәт буенча чикләүне гамәлдән чыгару мөмкинлеге бирми», — диде спикер.

Роспотребнадзор адресына бу чикләүне бетерү өчен гаризалар күп килә, әмма рестораторлар эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәми, диде Любовь Авдонина.

Халыкара хатын-кызлар көненнән соң 14 көн узгач, ведомство бу вазгыятькә күзәтү ясаячак, республикада Роспотребнадзор тикшерүләре туктамаячак.

Искәртеп үтик, 31 октябрьдән Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чикләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100