Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Борһан Шаһиди скверында мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итәләр
Бүген биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды хәйрия ашы оештыра.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Борһан Шаһиди урамында урнашкан Казан приюты мохтаҗларны һәм сукбайларны кайнар ризык белән тәэмин итүне дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Традиция буенча, пәнҗешәмбе — пылау көне. 11 март көнне 2 зур казан пылауны 300 азкеремле кешегә өләштеләр. Пылаудан тыш, килүчеләргә тәм-томнар белән кайнар чәй дә таратылды. Ә бүген Б.Шаһиди урамындагы скверда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» фонды хәйрия ашы оештыра, әлеге фонд шулай ук приютка системалы ярдәм күрсәтә.
Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әгәр сезнең йортсыз-җирсез кешеләргә ярдәм итәсегез килсә, сез моны берничә юл белән башкара аласыз:
— Акчаны Саклык банкы картасына 5336690319506152 (комплекс бухгалтеры — Алинә Илдар кызы Г.) күчерергә.
— Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, приютны хәләл ризык белән тәэмин итә аласыз — моның өчен Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү сорала, телефоны: +7 (937) 290-05-61.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз