news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү идеяләрен рәсми сайтта тәкъдим итә ала

Иң яхшы тәкъдимнәр бәйрәм программасына керәчәк.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). 100tatarstan.ru сайтында элемтә төймәсе барлыкка килде - татарстанлылар бирегә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча үз идеяләрен җибәрә ала.

ТАССРның 100 еллыгын ничек бәйрәм итәргә дигән тәкъдимне: http://100tatarstan.ru/colpage/obratnaya-svyaz формасы аша җиткерергә мөмкин. Барлык идеяләр дә каралачак, ә аларның иң яхшылары бәйрәм программасына керәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» «ТАССРга 100 ел» сайты дизайны яңартылганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100