news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган песи Виктор Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән

Татарстан Президенты үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән традицион фотоны урнаштырды, фотода шулай ук республиканың үзенчәлекле кунагы да сурәтләнгән.

Танылган песи Виктор Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән
instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.

Искәртеп үтик, песи һәм аның хуҗасы — блогер Михаил Галин Казанга кичә иртән поездда килде.

«Ул (песи) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.

Блогер үзенең йорт хайваны белән Казанда өч көн — 11-13 мартта булачак. Бу гадәти булмаган тандем Казанның истәлекле урыннарын бәяли алсын һәм җирле үзенчәлекләрне тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа әзерләгәннәр.

Кичә Михаил Галин һәм аның песие Кремль яр буенда булды һәм Казан Мәчесенә куелган һәйкәлне дә карады. Шулай ук алар Казан Кремлендә, Чәк-чәк музеенда булырга, Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Иннополиска барырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100