news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов дөньяда коронавирус таралу сәбәпле чит илгә сәфәрләрне кичектерде

Казан Кремле Татарстанда планлаштырылган барлык зур чараларны башка вакытка күчерү планын әзерли.

Рөстәм Миңнеханов дөньяда коронавирус таралу сәбәпле чит илгә сәфәрләрне кичектерде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуын булдырмау максатыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә планлаштырылган барлык командировкаларын кичектерде. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова республика Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан дәүләт хакимияте органнары вәкилләренең чит илгә командировкаларын кичектерү турында карар кабул ителде», - дип искәртте Галимова.

Казан Кремле вәкиле билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә коронавируска бәйле вазгыять ныклы контрольдә.

«Халыкара һәм Россия спорт федерацияләре белән бәйләнешкә кереп, индивидуаль тәртиптә, күп кешенең катнашуы күздә тотылган зур чараларны башка вакытка күчерү планын әзерләү турында карар кабул ителде», - диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Covid-19 коронавирусы актив таралу аркасында Казан Кремле вәкиле мәктәп укучыларының әти-әниләренә аерым мөрәҗәгать итте. «Язгы каникуллар якынлашып килүгә бәйле рәвештә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан чит илгә барудан тыелып торырга киңәш итәм», - дип искәртте Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100