news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча 1 апрельдән күчерелә башлый

Акчаны я банк хисабына күчерәләр, я хат ташучы алып килә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына акча 1 апрельдән күчерелә башлый
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр 1 апрельдән күчә башлаячак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында пенсионерларны социаль яклау һәм аларга ярдәм чараларын гамәлгә ашыру турында» Хөкүмәт сәгате вакытында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

Аның сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча 75 мең сум һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча 25 мең сум 1 апрельдән түләнә башлаячак. Акча я банк счетына күчәчәк, я хат ташучы алып киләчәк.

Сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, камалыштагы Ленинград халкы, балигъ булмаган килеш концлагерьга эләккән тоткыннарга 75 мең сум биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәре, балигъ булган яшьтә концлагерьда булган тоткыннарга иллешәр мең сум каралган. Татарстанда, моңа өстәп, сугышта катнашканнарга, ветераннарга 25 мең сум һәм тыл хезмәтчәннәренә, һәлак булганнарның тол хатыннарына 5 мең сум биреләчәк.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илнең барлык почмакларында да сугыш ветераннарына бертөрле караш һәм ярдәм булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100