“Татар-информ” МАда “Казанда PR көннәре” фестивале турында сөйләячәкләр

Чара 10-14 нче мартта узачак

 (Казан, 12 март, «Татар-информ»). Иртәгә сәгать 14.00дә  “Татар-информ” МАда “Казанда PR көннәре” студентлар фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.

Фестиваль КНИТУ-КАИ базасында 10-14 мартта уза. Фестиваль һәм аның программасы турында “Татар-информ” МА кунаклары: Ломоносов исемендәге МДУ дәүләт идарәсе факультетының чит телләр кафедрасы мөдире Людмила Минаева, Решетнев исемендәге Себер дәүләт аэрокосмос университетының иҗтимагый элемтә кафедрасы мөдире Алексей Михайлов - сөйләячәк.

pr@tatar-inform.ru адресы буенча ММЧ өчен аккредитация уздырыла.