news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама шәһәр музеенда Фирдәвис Хановның архитектура эшләре күргәзмәсе ачылды

Ул шәһәр өчен өчен алтмыштан артык объект булдырган.

Түбән Кама шәһәр музеенда Фирдәвис Хановның архитектура эшләре күргәзмәсе ачылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама шәһәр музеенда Фирдәвис Хановның архитектура эшләре күргәзмәсе ачылды. «Язмышыма рәхмәтлемен» күргәзмәсе үз һөнәренә 44 ел гомерен багышлаган, Россия һәм Татарстан атказанган архитекторы һәм Түбән Каманың мактаулы шәхесе Фирдәвис Хановның 70 яшьлегенә һәм шәһәрнең 55 еллыгына багышлана.

Фирдәвес Ханов Түбән Кама өчен алтмыштан артык объект булдырган. Алар — Җәмигъ мәчет, Габдулла Тукай паркы, шагыйрь әсәрләре персонажлары сыннары рәсемнәре, нефтехимиклар һәм шинчылар скверлары, «Кояшлы Алан», Н.Лемаев, Е.Королев, М.Җәлил, Олы Аты һәм Сименеево авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлләр һ.б. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмәдә аның күп кенә дипломнары, рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары да урын алган. Фирдәвис Ханов хаклы рәвештә Татарстанның һәм Россиянең атказанган архитекторы исемен йөртә, ул ТР һәм РФ Архитекторлар берлеге әгъзасы, берничә тапкыр Россиянең иң яхшы архитекторы буларак танылган, Россия баш архитекторлар советы аны «Алтын кентавр» билгесе белән бүләкләгән.

Бүләкләр арасында үз вакытында популяр булган күкрәк билгесе дә бар — «1979 елгы социалистик ярыш җиңүчесе». Моннан тыш, ул — Түбән Каманың мактаулы гражданины.

Күргәзмәдәге зур-зур рәсемнәр арасында җирле газеталарның исемнәре күрсәтелгән кечкенә стенд та урын алган. Ачыкланганча, Ханов әлеге басмаларның җитәкчеләре үтенече буенча, газеталарга логотиплар да эшләгән икән.

Архитектура эшләре күргәзмәсе комплекслы музейда 27 февральгә кадәр эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100