news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Муса Җәлил юбилее уңаеннан «Йөрәгем синең яныңда тибә...» открыткалар җыентыгы чыкты

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сүзләренчә, Муса Җәлил исеме, тарихы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим.

Муса Җәлил юбилее уңаеннан «Йөрәгем синең яныңда тибә...» открыткалар җыентыгы чыкты
Алинә Айдарова

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Муса Җәлил юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее «Йөрәгем синең яныңда тибә…» открыткалар җыентыгын 100 данә белән чыгарды.

«Мусаның тормышны яратуын, аның яхшы гаилә башлыгы һәм мөлаем кеше булуын күрсәтергә теләдек. Бу открыткалардагы фотоларны безгә Муса Җәлилнең гаиләсе тәкъдим иткәне иде», — диде Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина.

Алиса Вяткина быел «Моабит дәфтәрләре»нең музейга бирелүенә дә 55 ел тулуын искә төшереп үтте. «1966 елның 16 мартында Әминә ханым Сәйфуллина ТАССР Президиумы аша безгә саклануга „Моабит дәфтәрләре“ н тапшырган иде», — диде ул.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин сүзләренчә, Муса Җәлил исеме, тарихы Татарстан Республикасы өчен генә түгел, башка төбәкләр өчен дә мөһим. «Кичә Нижневартовск шәһәрендә киңәшмә узган иде. Анда да Муса Җәлилнең бюсты бар», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100