news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт министрлыгында Татарстанда иң кирәкле биш вакансияне атадылар

Республикада һәр бишенче вакансия җитештерү өлкәсенә туры килә.

Хезмәт министрлыгында Татарстанда иң кирәкле биш вакансияне атадылар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 елда Татарстан эш бирүчеләре һөнәрләре җитештерү өлкәсенә караган хезмәткәрләр белән кызыксына.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда республикада кирәкле биш вакансияне санап үтте.

«Барыннан да бигрәк белгечләр производствога кирәк, бу гомуми структурада 20 проценттан артык. Ягъни һәр бишенче вакансия - җитештерү өлкәсенә таләп ителә торган хезмәткәрләр. Эшче һөнәр ияләре, югары квалификацияле эшчеләр кирәк. Хезмәт хакларының уртача дәрәҗәсе якынча 24 мең сум», - диде ул.

Шулай ук хокук саклау, транспорт, сәламәтлек саклау һәм консалтинг өлкәләрендә хезмәт ресурсларына кытлык күзәтелә. Бу биш тармак хәзерге вакытта төбәктә эшче көчләргә төп ихтыяҗны формалаштыра.

Элегрәк «Татар-информ» 2021 ел башыннан Татарстанда эшсезләр саны 13процентка — 33 мең кешегә кадәр кимегәнлеген хәбәр иткән иде. Бүгенге көндә эш бирүчеләр республика халкына 53 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100