news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчада «Күчтәнәч» суыткычында фермерларның барлык төр продукциясен сатып алырга була

Бу проектны башка районнарда да таратырга телиләр.

Арчада «Күчтәнәч» суыткычында фермерларның барлык төр продукциясен сатып алырга була
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Арча районында сатучысыз микромаркетка «Күчтәнәч» суыткычы куелачак. Анда фермерларның барлык төр продукциясен сатып алырга була.

«Гадәттә, без районга киләбез, күчтәнәчкә җирле продукция алырга телибез, тик берничә кибеткә керергә туры килә. Бер суыткычка фермерлар үз продукцияләрен куеп, кулланучы аны сатып ала алсын иде, дип теләдек», — дип сөйләде Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул проект Арча районында эшли башлаячагын әйтте. Суыткычлар районның билгелерәк урыннарында урнаштырылачак.

Әлегә суыткыч кушымта аша эшли. Якын киләчәктә QR-код аша эшләү кертелә. «QR-кодны сканерлап, суыткыч ачыла, аннары штрих-кодны сканерлап, кәрҗингә сайлаган продуктлар тутырыла. Суыткыч ябыла, акчасыз, карта белән генә түләнә», — дип аңлатты Диләрә Шувалова.

«Иң мөһиме — фермер нинди продукция киткәнен һәм суыткычны нәрсә белән тутырырга кирәклеген күрә. Суыткыч 1 квадрат метр мәйданны биләп тора, безгә сатучы кирәкми. Бер урында бөтен продукцияне сатып алырга мөмкин була», — дип белдерде әңгәмәдәш.

Хәзер бу проект тәҗрибәсен бөтен республикада таратырга ниятлиләр. «Суыткыч кына түгел, ярымфабрикатлар саклар өчен туңдыргыч та булыр дип ниятлибез, чөнки ярымфабрикатларга ихтыяҗ бар», — диде Шувалова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100