news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Халыклар ассамблеясе еллык эшенә йомгак ясады

Ел дәвамында Татарстанның Халыклар ассамблеясе катнашында республикада 2,5 мең мәдәни-массакүләм чара узган.

Татарстан Халыклар ассамблеясе еллык эшенә йомгак ясады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның иминлеге һәм социаль-икътисади үсеше күп очракта милләтара тынычлык һәм татулыкның — аның яшәешенең фундаменталь шартлары икәнен аңлауга бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Халыклары ассамблеясе советының 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча утырышында хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узды.

«Бу очрашуда без уртак эшчәнлегебезнең нәтиҗәләрен караячакбыз, яңа елга бурычлар билгеләячәкбез. Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар уздыру сәбәпле, узган ел безнең өчен җаваплы булды. Парламент составы 50 процентка яңартылды. Узган елда WorldSkills чемпионаты, КАМАЗның 50 еллыгы һәм башка чаралар булды», — диде Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачканда.

Ул китергән мәгълүматларга караганда, республика үзенең тотрыклы үсешен ныклы адымнар белән дәвам итә. Төбәк илкүләм проектларны тормышка ашыруның яңа фазасына керә.

Узган елда Татарстанда гомуми бюджеты 40 млрд сум булган 40 республика программасы тормышка ашырылган. Быел 50 республика программасы гамәлгә ашырылыр дип көтелә, өч елга бу чараларга 50 млрд сум акча каралган.

«Татарстанның Халыклар ассамблеясе республикада милләтара мөнәсәбәтләр оештыруга зур өлеш кертә Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе республиканың яшь һәм талантлы кешеләренең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен аларны берләштерде. Милли-мәдәни автономияләр, филиаллар, ассамблея һәм дуслык йортлары вәкилләре катнашы һәм ярдәме белән ел дәвамында 2,5 меңнән артык мәдәни-массакүләм чара уздырылды. Безнең республика җирлегендә яшәүче халыкларның бәйрәмнәре гадәти күренешкә һәм безнең игелекле эшкә әверелде», — диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100