news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советында пилотсыз автомобильләр турында беренче закон проектын эшләделәр

РФ Дәүләт Думасы Рәисе ТР Дәүләт Советыннан инновацион транспорт чараларын үстерү өчен тәкъдимнәр кертүне сорады.

Дәүләт Советында пилотсыз автомобильләр турында беренче закон проектын эшләделәр
архив/ Михаил Захаров

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында инновацион транспорт чаралары эшен регламентлаштыручы закон проекты турында фикер алыштылар.

«Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшиннан әлеге мәсьәләне өйрәнергә, Дәүләт Думасына, инновацион транспорт чараларын үстерү өчен хокукый база булдыру максатыннан, закон чыгару инициативасы рәвешендә тәкъдим кертергә кушты», — дип хәбәр итте комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин.

Проектның җитәкчесе итеп алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул әлеге канунны кабул итү күп кенә башка законлы норматив актларны эшләүне стимуллаштыру өчен кирәк, диде.

«Бездә координацияләүче орган юк. Бу тоткарлык ясый. Моннан тыш, кайбер юнәлешләр буенча бушка акча түгүне аңлатачак, күпме акча сарыф итеп, аның кирәк булмавы да ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә бу федераль орган вәкаләтләре законда язылырга тиеш», - диде Марат Галиев.

Электр һәм автоном автомобильләрне эксплуатацияләргә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр белән «КАМАЗ» ГАҖнең инновацион продуктлар буенча директоры Фирдәүс Кәбиров чыгыш ясады.

«Без бу инициатива белән чыктык, бу автоном транспорт чараларын сынау өчен махсус илкүләм полигоннар төзү. Безгә шәһәр һәм шәһәр мохите имитациясе булган полигон кирәк», — диде докладчы.

Ул полигоннардан тыш, юлларны навигацион җиһазлар, киң полосалы Интернет һәм зарядка станцияләре белән җиһазландырырга кирәк, дип өстәде.

Теманы дәвам итеп, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады, ул бу өлкәдә бердәм контроль органы һәм норматив-хокукый база булдыру мөһимлеген әйтте.

«Кызганычка, бүген Россия Европадан артта калу норматив-хокукый һәм норматив-техник документлар өлкәсендә Европадан 10 тапкырдан артык артта калган. Әгәр елларга күчерсәк, бу 10 — 15 ел», — дип хәбәр итте Рифкать Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100