news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәббаров: Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллин эшләре дәвамчыларына ярдәм булачак

Министр февральдә аграр тармакның ике шәхесен югалтканын искәртте.

Җәббаров: Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллин эшләре дәвамчыларына ярдәм булачак
Владимир Васильев

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Февраль аенда республиканың авыл хуҗалыгы тармагы ике җитәкчесен югалтты. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров коллегия утырышында 2 февральдә ТР Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовның, 7 февральдә Россия Дәүләт Думасы Айрат Хәйруллинның гомере фаҗигале рәвештә өзелгәнен искәртте. Министрлыктан ярдәм күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Марат Җәббаров Габделхәй Кәримовны «Сервис Агро» ҖЧҖ директоры, республиканың баш бәрәңге үстерүчесе дип искә алды. Айрат Хәйруллинны «Кызыл Шәрыкъ» агрохолдингына нигез салучы, хезмәт сөючән кеше, Татарстан, Россиянң социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән шәхес дип бәяләде.

«Ике предприятие дә тармакның флагманнары исәпләнә. Әлеге ике компанияне дәвамчылары Марат Габделхәй улы һәм Гадел Айрат улы җитәкләде. Министрлык, район башлыклары, тармак ведомстволары производстволарны саклап калу гына түгел, алга таба үстерүдә дә бергәләп практик ярдәм күрсәтәчәк», — диде министр.

«Казан-Экспо» үзәгендә уза торган коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алуны сорады. Бу минутларда Марат Җәббаров төп доклад белән хисап тота.


news_right_1
news_right_2
news_bot