news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Икътисадчы: Пенсияне исәпләгәндә көндез укыган студент еллары исәпкә алынмый

Картлык буенча пенсия алу өчен хәзер 13 ел тулы кыйммәтле хезмәт стажы кирәк, ә 2024 елда ул 15 елга кадәр артачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә пенсияне исәпләү өчен хезмәт стажы хәзер билгеле бер әһәмияткә ия түгел, әмма ул кайбер очракларда аерым роль уйнарга мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева сөйләде.

«Мәсәлән, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен махсус хезмәт стажы исәпкә алынырга мөмкин. Бу — гражданинның аерым катлаулы шартларда (зарарлы производстволар, авыр климат шартлары һ.б.) башкарган хезмәт эшчәнлеге, аңа өстәмә ташламалар һәм өстәмәләр каралган», - дип аңлатты Григорьева.

Аның сүзләренчә, хәзер хезмәт стажына уку йортында көндезге уку вакыты керми. Армиядә хезмәт итү вакыты һәм бала карау буенча ел ярымга кадәр ял исәпкә алына, тик кеше шул вакытка кадәр һәм аннан соң ул урында эшләгән очракта гына.

Эксперт аңлатып узганча, хәзер пенсия түләүләре стажга түгел, ә эш бирүче Пенсия фондына күчергән иминият взнослары күләменә бәйле. Бу взнослар гамәлдәге формула буенча балларга күчерелә. Пенсионер әлеге баллар нигезендә пенсиянең иминият өлешен ала.

Яңалыклар «Төньяк» стажга да кагылачак. 2022 елдан аңа һөнәри белем бирү һәм квалификация күтәрү чорлары керәчәк, тик уку вакытында хезмәткәрнең хезмәт хакы сакланып калган һәм Пенсия фондына иминият взнослары күчерелгән очракта.

Эксперт искәрткәнчә, картлык буенча пенсия алу өчен хәзер 13 ел тулы кыйммәтле хезмәт стажы кирәк, ә 2024 елда бу планка 15 елга кадәр артачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100