news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Пенсия фондында электрон хезмәт кенәгәсенең өстенлекләрен атадылар

2020 елда кенәгәнең яңа форматыннан 179 мең татарстанлы файдаланган.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ел дәвамында Татарстан халкы хезмәт кенәгәсенең кәгазь һәм электрон версиясенең берсен сайларга тиеш иде. Электрон форматны 179 мең татарстанлы сайлаган. Әлеге мәгълүматны Казанда узган киңәйтелгән утырышта ТР буенча Россия Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде.

«Хезмәт мөнәсәбәтләрен теркәүдә, реестрны предприятие түгел, ә дәүләт алып барганда, электрон формага күчү хезмәткәрләргә хезмәт законнарын үтәү буенча күбрәк гарантия бирә. Эш бирүче хезмәткәрнең стажы һәм компетенциясе булуын раслый торган мәгълүматтан ерактан торып файдалана ала. Бу киң географик база буенча кирәкле күнекмәләр булган хезмәткәрне эзләү һәм табуны җиңеләйтә», - диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге коллегиясе узды. Утырышта катнашучылар 2020 елга эш нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм 2021 елга бурычлар билгеләде. Ахырда 2020 елда уңышларга ирешкән Пенсия фондының республика бүлеге хезмәткәрләрен бүләкләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100