news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлеге белән котлап, саулык һәм озын гомер тели

Вәсыйга Миңнеханова – хезмәт ветераны, ул озак еллар дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлеге белән котлап, саулык һәм озын гомер тели
https://www.instagram.com/rusminnikhanov

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әнисенең фотосын урнаштырган.

«Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим!» — дип язган Татарстан Президенты.

Вәсыйга Мөбарәкҗан кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Саба районының Лесхоз бистәсендә озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, аның «Хезмәт ветераны» медале һәм башка бүләкләре бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot