news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлатта яшь армиячеләр мемориаль комплекс территориясен чистарттылар

Гимназия укучылар ел саен Үзәк парктагы хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлне карап тора.

Нурлатта яшь армиячеләр мемориаль комплекс территориясен чистарттылар
«Дружба» газетасы

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Нурлатта яшь армиячеләр Яңа ел каникулларында булуга карамастан мемориаль комплекс территориясен чистартты. Гимназия укучылар ел саен Үзәк парктагы хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлне карап тора. Бу турыда «Дружба» газетасы яза.

Узган ялларда алар отряд җитәкчесе Илнур Әмиров белән хәрби интернационалистларга куелган һәйкәлне кардан чистарткан.

Җитәкче сүзләренчә, гимназиядә яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Укучылар өчен батырлык дәресләре, ярыш, конкурс һәм экология акциясе үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100