news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике градуска кадәр җылытачак

Татарстанда урыны белән юеш кар явачак.

Татарстанда ике градуска кадәр җылытачак
архив

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 гыйнварда, чираттагы циклон Татарстанга җылы алып киләчәк - ике градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә болытлы һава торышы көтелә, төнлә-аязучан. Кар яву фаразлана, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән юеш кар явачак.

Моннан тыш, төбәктә буран, көчле җил һәм бозлавык фаразлана, бу хакта «Татар-информ» элек хәбәр иткән иде.

Юлларда бозлавык хасил була, ә урыны белән кар көртләре барлыкка киләчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндезен һава температурасы -3...+2 градуска кадәр була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100