news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида яшь гаиләгә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды

Лениногорскида 2020 елның беренче пары никахларын рәсмиләштерде

Лениногорскида яшь гаиләгә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды
Розалия Мостафина

(Лениногорск, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). 10 гыйнварда Лениногорск Никахлашу сараенда 2020 елның беренче пары никахларын теркәде. Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова яшь парны котлады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль, бүләк тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантаналы елда гаилә коручы парның никахларын теркәү тантаналы төстә узды. Рафис Ришатович Вәлеев белән Мария Михайловна Москвичева яңа гаилә корды.

ЗАГСка аларның туганнары, әти-әнисе, якыннары килде. Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова яшь парны котлады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медаль, бүләк тапшырды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннегалямова җылы теләкләр ирештерде, гаиләнең нык булуын теләде.



news_right_1
news_right_2
news_bot