news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгечләре эшмәкәрләр өчен бушлай консультация үткәрәчәк

16 гыйнварда 14.00-16.00 сәгатьләрдә республика Идарәсендә һәм 12 территориаль бүлектә Ачык ишекләр көне узачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләре республика эшмәкәрләре өчен бушлай консультация үткәрәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

16 гыйнварда 14.00-16.00 сәгатьләрдә республика Идарәсендә (Казан, Зур Кызыл урамы, 30) һәм 12 территориаль бүлектә Ачык ишекләр көне узачак. Эшмәкәрләр белгечләргә алдан язылмыйча мөрәҗәгать итә ала.

Эшмәкәрләр өчен Бердәм ачык ишекләр көне Идарәдә һәр айның өченче чәршәмбесендә һәм кварталның беренче ае пәнҗешәмбесендә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot