Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хөкүмәт аз керемле гаиләләргә түләү өчен тагын 14 миллиард сум бүлеп бирде
Ярдәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга күрсәтеләчәк.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Төбәкләр тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләргә түләү өчен тагын 14 миллиард сумга якын акча алачак. Бу төр ярдәм 8 — 17 яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга күрсәтеләчәк. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
«Федераль үзәк аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 13,8 млрд. сумнан артык акча төбәкләргә тулы булмаган гаиләләрдә үсә торган 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособиеләр түләүгә өстәмә рәвештә җибәреләчәк», — дип билгеләп үтелә документ текстында.
Тулы булмаган аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен түләү илдә 2021 елның 1 июленнән Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә кертелде. Түләүләр күләме регионда яшәү минимумы суммасының яртысына тигез-уртача 5,5 мең сум.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз