news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын Россия Конституциясе буенча белемнәрен тикшерергә чакыралар

Бөтенроссия акциясе ел саен 12 декабрьдә, Конституция көнендә, уздырыла.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрне Россия Федерациясе Конституциясе турында белемнәрне тикшерү өчен IV Бөтенроссия тестында катнашырга чакыралар, ул иртәгә, 12 декабрьдә узачак.

Илнең Төп законы буенча белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чараны «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Акция ел саен 12 декабрьдә, Конституция көнендә уздырыла.

Акциядә 12 яше тулган балалар һәм өлкәннәр катнаша ала. Ул - респондентларның конституцион төзелеш, үз хокуклары һәм бурычлары буенча белемнәрен бәяләргә, шулай ук «гражданлык позициясен формалаштыруга һәм гражданлык бурычын үтәүгә әзерлеккә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә торган электрон тест.

Тестны мәктәп, махсус урта һәм югары уку йортлары укучылары, танылган җәмәгать эшлеклеләре, юристлар, журналистлар, блогерлар, спортчылар, бизнесменнар һәм сәясәтчеләр уза. 2018 елда тестны Федерациянең 53 субъектыннан 33 меңнән артык кеше башкарган.

Тест узганнан соң катнашучылар баллар язылган электрон сертификат ала. Дөрес җаваплар 13 декабрьдә гражданин.дети сайтында чыга. 20 декабрьдә тестка нәтиҗә ясала һәм төбәкләр буенча рейтинг төзелә. Тестны түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100