news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин минималь хезмәт хакыннан керем салымы тотып калу мәсьәләсен хәл итәчәген әйтте

Россия Президенты тиешле тәкъдимнәр әзерләргә вәгъдә итте.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы алучы хезмәткәрләрнең хезмәт хакыннан керем салымын тотып калу проблемасын хәл итми калдырмаячагын белдерде һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләргә вәгъдә итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сишәмбе көнне президент кеше хокуклары буенча төбәк вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Тамбов өлкәсе омбудсмены Владимир Репин минималь хезмәт хакы алучылар керем салымын тотып калу проблемасы белән хокук яклаучыларга мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Президент бу мәсьәләне хәл итәргә, минималь хезмәт хакыннан салымны бөтенләй алмаска яки минималь хезмәт хакы күләмен 13 процентка арттырырга тәкъдим итте.

"Кешеләр ул сорауны юкка гына бирми. Әгәр бу минималь хезмәт хакы күләме икән, ә ул бездә яшәү минимумына тиң, шул чакта без, акчаның бер өлешен алып, кешене яшәү минимумыннан түбән төшерәбез буламы? Уйланырга урын бар монда. Мин сезнең сорауны җавапсыз калдырмыйм. Тик хәзер түгел, ярыймы?"- дип өстәде ул.

Президент билгеләп үткәнчә, бу балалы гаиләләргә, аналарга ярдәм итү мәсьәләләренә дә кагыла. "Монда да яхшы идеяләр бар, әмма әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк. Мин хәзер булган тәкъдимнәрне рәсмиләштерергә тырышачакмын", - дип аңлатты Путин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100