news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин 31 декабрьне ял көне итү тәкъдимен караячак

Елда тагын бер ял көнен гамәлгә кертү турындагы мәсьәлә Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашучыларның берсе тарафыннан әйтелде.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, 31 декабрьне ял көне итү карарын кабул итү өчен ел азагына кадәр вакыт аз калды, әмма ул бу мәсьәләне караячак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шулай итеп, дәүләт башлыгы Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышында катнашучыларның тәкъдимен шәрехләде.

«Хәзер инде декабрь уртасы, Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. 31 декабрь уңаеннан ничек хәл итәсебезне белмим. Мондый төрдәге карар кабул итү өчен вакыт бик аз калды. Әмма мин сезне ишеттем», - диде Президент.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, елның соңгы көнен гамәли һәм икътисади яктан караганда ял көне дип игълан итү максатка ярашлы түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100