news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ОТР» каналында ТНВ актив позицияле кешеләргә багышланган шоулар күрсәтергә ниятли

Илшат Әминов көн саен биш сәгатьлек тапшырулар өчен кеше һәм технологик ресурслар да күп кирәклеген билгеләп үтте.

«ОТР» каналында ТНВ актив позицияле кешеләргә багышланган шоулар күрсәтергә ниятли
Султан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «ТНВ» телеканалы «Россия иҗтимагый телевидениесе» (ОТР) федераль телеканалында актив тормыш позицияле кешеләргә багышланган тапшыруларга өстенлек бирәчәк. Бу хакта ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

Бүген ТНВ тапшырулары ОТРда өч сәгать тәшкил итә, алга таба биш сәгатькә җиткерү ниятләнә. «Төп тренд — каналга актив тормыш позицияле кешеләрне җәлеп итү, шундый кешеләргә багышланган шоулар. Алар интервью форматында да, ток-шоу форматында да булырга мөмкин. ОТР идеологиясе буенча коммерцияле канал түгел, анда реклама юк, иҗтимагый әһәмияткә ия проблемалар күтәрелә», — ди Әминов.

Ул ОТРда үз тапшырулары белән чыгучы башка төбәкләрне дә күзәтеп баруларын әйтте. «Барысы да биш сәгатьне тутыра алмады. Ашаган белми, тураган белә. Көн саен биш сәгатьлек тапшырулар өчен кеше һәм технологик ресурслар да күп кирәк. Якутия анда хәбәрләр чыгарылышын гына керткән. Башкортстаннан да коллегалар белән сөйләшәбез. Алар да акча булмагач, бүген булган ресурслары белән генә кушылган», — диде Илшат Әминов.

Илшат Әминов төбәк каналлары беренче һәм икенче мультиплексларда булмаганлыктан, мәгълүмати тигезсезлек барлыкка килүен һәм аны берникадәр ОТР каналы җайларга булышуын әйтте. «Төбәкләрдә ТНВ карау өчен иярченле ТВ куярга мәҗбүрләр, ә моның өчен акча түләргә кирәк», — диде. Районнарда әле аналоглы телевидениедә дә калучылар булуын билгеләп узды.

«Аналоглы тапшыруларны дәвам итәргә ниятлисезме» дигән хат килде. «Әйе» дип җавап бирдек. Аналоглы ТВ ешлыгын куллануга рөхсәт лицензиясе бер елга гына. Безгә «Таттелеком» 100 хуҗалыктан да кимрәк авылларга барып җитеп, сыйфатлы интернет һәм телевидение алу мөһим. Цифрлы телевидение белән чагыштырып карасак, "аналог”ны инде карыйсы килми», — диде Илшат Әминов.

Ул «Таттелеком» белән хезмәттәшлек Татарстанда телевизион тапшырулар каралуы саны турында объектив мәгълүмат алырга мөмкинлек биргәнен әйтте. «100 меңнән артык хуҗалыкта телевидение караучылар картинасын күзалларга мөмкинлек бирә. Телетапшырулар карау саны турында төгәл мәгълүмат алу өчен, башка кабельле челтәрләр белән дә хезмәттәшлек итү бурычы тора», — дип әйтте Илшат Әминов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100