news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида яңа реабилитация үзәге ачылды

Анда 72 бала тернәкләнү курслары уза алачак.

Лениногорскида яңа реабилитация үзәге ачылды
zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 11 декабрь, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорскида тантаналы төстә физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Сила в детях» реабилитация үзәге ачылды. Лениногорскидагы үзәк Татарстан буенча дүртенче үзәк булып санала.

«Сила в детях» хәйрия фонды 2014 елда оешкан. Адель Заһретдинов әйтүенчә, фонд инвалид бала тәрбияләүче, төрле кыйммәтле үзәкләрдә дәвалану бәясен түли алмаган гаиләләргә ярдәм итү эшчәнлеге алып бара.

Безнең Лениногорскидагы үзәккә ремонтны шушы елның июнь аенда башладылар, сентябрь–декабрь айларында җиһазлар кайтардылар. Бинага тулысы белән капиталь ремонт ясалган. Әлеге эштә зур ярдәмне нефтьчеләр күрсәткән.

Үзәкне ачу тантансында катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Татнефть» Компаниясенә, шулай ук «Сила в детях» Хәйрия фонды учредителенә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына рәхмәт әйтте.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова реабилитация үзәгенең һәрвакыт гөрләп эшләп торуын һәм киләчәктә уңышлар теләде.

Реабилитация үзәгендә тулысынча капиталь ремонт ясалган. Заманча, кыйбатлы җиһазлар куелган, сәламәтлекләре чикле балалар өчен реабилитация узарга барлык шартлар тудырылган.

Үзәкнең директор урынбасары Айгөл Әхмәтова әйтүенчә, киләсе елда 9 гыйнварда 42 баланы үзәккә алачаклар. Аннан 72 балага кадәр арттырачаклар. Гомумән алганда, елына уртача 600дән артык бала реабилитация курслары алачак.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100