news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе булды

Элек бу вазифаны ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев башкарды.

Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе булды
Рамиль Гали

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу турыда оешманың сайтында хәбәр ителә.

Хисап-сайлау җыелышында җәмгыять әгъзалары Ләйлә Фазлыева кандидатурасын хуплады. Ул бу вазифада ТР Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевны алмаштырды.

Җыелышта Бөек Ватан сугышында һәлак булган ТАССРның Лаеш районында туып үскән Александр Игнатьев туганнарына мәрхүмнең медальонын тапшырдылар. Аны эзтабарлар Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең «Ржев. Калинин фронты. 2019» истәлек вахтасы вакытында тапкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100