news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның баш аллергологы Наилә Рәхмәтуллина вафат

7нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты Наилә Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.

Казанның баш аллергологы Наилә Рәхмәтуллина вафат
пресс-служба Министерства здравоохранения РТ

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанның баш аллергологы Наилә Рәхмәтуллина вафат булды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның атказанган табибы, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология үзәге җитәкчесе, Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш эксперт-аллергологы, доцент һәм медицина фәннәре кандидаты Наилә Рәхмәтуллина озак авырудан соң вафат булды.

1979 елда ул «Педиатрия» белгечлеге буенча Казан медицина институтын, 1981 елда дүртенче балалар шәһәр хастаханәсендә интернатураны тәмамлый.

1982 елдан Рәхмәтуллина ГИДУВның аллерголог-иммунологы булып эшли.

1990 елда «Атопик генезның аллергик авыруларын комплекслы дәвалауда теофиллинның урта дозасын куллану» темасына диссертация яклый.

2014 елдан Наилә Рәхмәтуллина Казан дәүләт медицина академиясенең аллергология һәм иммунология кафедрасын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100