news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самара өлкәсендә яшь геройга «Күрсәткән батырлыгы өчен» медале тапшырылган

Мәктәп укучысы әлеге бүләккә күрсәткән кыюлыгы һәм чит кешенең кайгысына битараф калмаганы өчен лаек булган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә сенатор Андрей Кислов Самара өлкәсенең Кинель-Черкасс районында яшәүче 12 яшьлек Әнсәр Нурушевка «Күрсәткән батырлыгы өчен» медален тапшырган.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, мәктәп укучысы әлеге бүләккә күрсәткән кыюлыгы һәм чит кешенең кайгысына битараф калмаганы өчен лаек булган. Үз гомерен куркыныч астына куеп, Әнсәр боз астына төшеп киткән баланы коткарган.

Сенатор Әнсәр Нурушевка медаль белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырган. Совет Федерациясе һәм үз исеменнән кылган батырлыгы өчен рәхмәт белдергән.

«Яшь булуыңа да карамастан, син тәвәккәллек һәм батырлык үрнәге күрсәттең. Үз тормышыңны куркыныч астына куеп башка кешегә ярдәм кулы сузу өчен бик кыю булырга кирәк. Син куркып һәм югалып калмадың, олыларның барысы да моңа сәләтле түгел», - дип искәртте Андрей Кислов.

news_right_1
news_right_2
news_bot