news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә интернет һәм телевидение тарифлары 10 процентка артырга мөмкин

TelecomDaily агентлыгы зур элемтә компанияләре топ-менеджерлары арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә интернет, телевидение һәм башка чыбыклы элемтә хезмәтләре уртача алганда 10 процентка артырга мөмкин.

TelecomDaily агентлыгы зур элемтә компанияләре топ-менеджерлары арасында үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Тикшеренүдән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 78 проценты 2022 елда тарифларны күтәрергә әзер булуы хакында хәбәр иткән. Шул ук вакытта, респондентларның 48 проценты бәяләрнең 10 һәм аннан да күбрәк процентка артачагын белдергән. 32 проценты 3-9 процентка күтәрелү ихтималын әйткән.

TelecomDaily агентлыгы җитәкчесе Денис Кусков сүзләренчә, инфляция генә түгел, ә абонентларның интернет-трафикларын саклау һәм социаль әһәмияткә ия ресурслардан бушлай файдалану турындагы «Яровая законы» таләпләрен үтәү кирәклеге дә бәяләрне арттыруга этәрә.

Хәер, әлеге факторларга да карамастан, агентлыкта интернет һәм телевидение тарифлары барыбер дә 2020 һәм 2021 елларга караганда акрынрак артыр дип көтәләр. Ул чагында алар ел саен 12-15 процентка күтәрелгән иде.

2020 ел ахырында тарифларны 10 проценттан да артыгракка күтәрергә ниятләделәр, нәтиҗәдә компанияләрнең 48 проценты түгел, ә 74 проценты бәяләрне күтәрде. Хәзер исә операторларның 20 проценты тарифларны гомумән арттырмаска ниятли, ә 2 проценты бәяләр кимер дип фаразлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100