Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Кириенко: Татарстан - креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча алдынгы төбәк
РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары креатив индустрияне төбәкләр үсеше өчен җитди ресурс дип саный.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча лидер төбәкләр рәтендә. Бу хакта Сочидагы «Яңа вакыт өчен көчле идеяләр» форумында РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко әйтте.
«Креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар туплау мөмкин. Мондый аңлау федераль дәрәҗәдә генә түгел, төбәкләр дәрәҗәсендә дә бар. Хокукый шартлар, креатив индустриягә ярдәм итү буенча законнар формалаштыру турында кайгырткан беренче төбәкләр арасында Мәскәү, Ханты-Манси автономияле округы, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан Республикасы бар. Башка төбәкләр дә актив үсештә», — диде Кириенко.
Аның сүзләренә караганда, креатив индустрия — ул төбәкләр һәм тулаем ил үсеше өчен җитди ресурс. Бу керемнәрне һәм салым базасын үстерү өчен мөмкинлек. «Россия өчен бу мөмкинлекләр. Без, гадәттәгечә, креативлык белән көчле», — диде Кириенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз