Чирмешән районында сиксәннән артык эш урыны тәкъдим ителгән

Вакансияләр арасында эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур.

(Чирмешән, 11 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 33 эш бирүче аша 82 вакансия тәкъдим итә, шул ук вакытта, мөмкинлеге чикле 4 кешегә дә эш бар.

Вакансияләр арасында эшче һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур. Машина йөртүче, ипи пешерүче, агроном, ветеринар, инженерга да эш тәкъдим итәләр.

Бу елның ун аенда үзәккә 1270 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 363се — эш эзләүчеләр. Араларында пенсия алды яшендәгеләр дә (29), 29 яшькә кадәрге яшьләр дә (73) бар.

«Эшсез буларак исәптә торучыларга агымдагы елда 11 миллион 212 мең сум пособие түләнде. Эшсезләргә түләнүче иң түбән пособие — 1500, максималь күләме — 12130 сум. Үзәк ярдәме белән быел ике кеше үз эшен башлап җибәрде», — ди үзәк директоры Фәридә Сәйфетдинова.

«Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» хатын-кызларны укыту буенча федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, өч яшькәчә балалары белән декрет ялында булган 16 әни дә яңа һөнәрле булган. Алар химия һәм биология укытучысы, тәрбияче, вокал буенча укытучы, музыка җитәкчесе кебек һөнәрләр үзләштергәннәр.

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, 50 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр арасында 8 кеше кадрлар белән эшләүче, логопед, физик культура укытучысы һөнәрләренә укып, кулларына документ алган. 16 эшсез кеше дә, бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган, пешекче, автомобильләрне заправкалау станциясе операторы, каравылчы кебек яңа һөнәрләр үзләштергән.