Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшләячәк
Кайнар элемтә эшен Татарстан омбудсмены оештыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне, 13 ноябрьдә, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика халкы өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештыра.
Татарстан омбудсмены матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, гражданнарның сорауларына республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге һәм Татарстан Төзелеш министрлыгы белгечләре, шулай ук Татарстанның күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар элемтә телефоны - 8 (843) 236-00-71. Ул 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз