Путин һәм Трамп Сирия буенча уртак фикердә булуларын белдерде

Россия Президенты Владимир Путин белән АКШ Президенты Вьетнамда Азия-Тын океан төбәге икътисади хезмәттәшлеге саммитында очрашты.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). АКШ һәм Россия президентлары терроризм белән ахырга кадәр көрәшү буенча ныклы карарда булуларын белдерделәр. Бу хакта "Известия" яза.

Владимир Путин белән Дональд Трамп Вьетнамда очрашуда Сириядәге террорчылык төркемнәрен юк итәргә әзер булуларын раслап чыгыш ясадылар.

Россия һәм АКШ башлыклары Азия-Тын океан төбәге икътисади хезмәттәшлеге саммитының икенче көнендә фотографиягә төшәргә барганда да сөйләштеләр.