news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә яшелчәләрне өйләренә китереп биргәннәр

Өлкәннәр декадасына багышланган хәйрия акциясен шәһәр мәчете һәм «Шатлык» социаль үзәге оештырды.

Зәйдә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә яшелчәләрне өйләренә китереп биргәннәр
«Зәй-информ»

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Зәйдә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яшелчәләрне өйләренә китереп биргәннәр. Хәйрия акциясен шәһәр мәчете һәм «Шатлык» социаль үзәге оештырды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Чарага политехника көллияте студентлары - «Экостайл» волонтерлык отрядында актив катнашучылар да кушылды.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мохтаҗ пенсионерларга көндәлек азык-төлек әзерләү өчен азык-төлек запасларын тулыландыру максаты белән ярдәм күрсәтелде, дип сөйләделәр.

Акция өлкәннәр ункөнлегенә багышланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100