news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин оныкларыннан алган бүләкләр хакында сөйләде

Җиденче октябрьдә Россия Президентына 68 яшь тулды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һәрвакытта да туган көне уңаеннан иң якын кешеләреннән котлаулар көтә. «Россия-1» телеканалы эфирында ул шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әгәр алар минем белән бергә туган көнемне каршы алмый икән, һичшиксез шалтыратачакларын, үзләрен ничектер күрсәтәчәкләрен беләм», - диде Президент.

Аңа өлкән туганнары гына түгел, буй җиткергән оныклары да бүләкләр тапшыра.

«Әйе, вак-төяк әйберләр дә була. Кул эшләре, рәсемнәр, гап-гади котлаулар», - диде Путин.

Җиденче октябрьдә Президентка 68 яшь тулды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100