news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтеш районының хезмәт ветераны мәдәният йортына бильярд өстәле бүләк итте

Хәзер ир-атлар мәдәният йортына бильярд уйнарга еш йөри башлаган.

(Тәтеш, 11 октябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины, хезмәт ветераны Николай Сергеев Олы Шәмәк авылы мәдәният йортына бүләк итеп бильярд өстәле тапшырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Җирлектәге яшүсмерләр һәм ир-егетләр бүләкне тиешенчә бәяләгән.

«Үзебез бильярд өстәлен беркайчан да сатып ала алмаган булыр идек. Хәзер авылның мәдәният йортына олылар һәм балалар бильярд уйнар өчен еш килә», — дип ­уртаклашты Олы Шәмәк җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100