Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар
66 ел эчендә беренче тапкыр монументка реставрация ясалачак.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен постаменттан алдылар. 66 ел эчендә беренче тапкыр монументка реставрация ясалачак.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, статуяны Кукмара таш эшкәртү заводына озатачаклар, анда һәйкәлне махсус чаралар белән эшкәртәчәкләр.

Постаментны сүтәчәкләр, аерым таш блокларны чистартып, соңыннан яңадан урнаштырачаклар. Монументның бетон нигезен ныгытачаклар – ул соңыннан аумас өчен кирәк.

Скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло иҗат иткән һәйкәл 1954 елда урнаштырылган. Скульптураның биеклеге – 4,8, постаментныкы 8,25 метр тәшкил итә. Монумент мәдәни мирас объекты дип табылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз