Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай янгын сүндерү бүлеге диспетчеры һөнәри осталык бәйгесендә җиңүгә иреште
Программада теоретик һәм практик сынаулар, шулай ук, физик әзерлекне тикшерү дә бар иде.
(Азнакай, 11 октябрь, «Татар-информ», «Маяк»). Әлмәт шәһәрендә «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы диспетчеры (радиотелефонисты)» һөнәри осталык бәйгесенең икенче этабы уздырылды.Нәтиҗәдә, безнең 12 нче янгын сүндерү частеннан Ольга Благодерова «Иң яхшы диспетчер» булып танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге бәйгедә янгын частьлареннан 11 белгеч катнашып, һәрберсе җиңүгә дәгъва кылды. Программада теоретик һәм практик сынаулар, шулай ук, физик әзерлекне тикшерү дә бар иде.
Әлеге вазифада ул 2019 елдан гына эшләсә дә, Ольга — үз эшенең чын остасы. Янгын сүндерү часте диспетчерының эше җитди һәм җаваплы. Күп әйбер аның оператив эш итүенә бәйле.
"Иң элек кайда, нәрсә булуын ачыклап, нинди ярдәм кирәклеге турында төгәл һәм тулы мәгълүмат алабыз, һәлакәт урынына кирәкле техниканы, кирәк булганда — полиция, ашыгыч ярдәм күрсәтү яки газ хезмәтләрен җибәрәбез. Хәбәрләрне беренчел эшкәртүгә бер минуттан да артык вакыт китмәскә тиеш", — ди Ольга.
Профессиональлек, җаваплылык, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек — Ольга Благодерованы тасвирлаган сыйфатлар әнә шундый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз