news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн рәттән ял итәчәк

Производство календаре нигезендә, татарстанлылар 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Ноябрь бәйрәмнәрендә Татарстан халкы дүрт көн рәттән ял итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән производство календаре нигезендә, республикада яшәүче кешеләр 3, 4, 5, 6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрь) якшәмбегә туры килгәнлектән, ял көне дүшәмбегә – 5 ноябрьгә күчә. Моннан тыш, сишәмбедә республикада ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул рәвешле, татарстанлылар 7 ноябрьдә эшкә чыгачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot