news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәтлеләрнең эше Мәскәүдә югары бәяләнде

«Алтын көз» күргәзмәсендә район төбәккә инвестицияләр җәлеп итү концепциясен куйган иде.

(Әлмәт, 11 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Әлмәт районы Мәскәүдә ВДНХ территориясендә үткән «Алтын көз» күргәзмәсендә катнашты. 17 ел дәвамында уздырылып килгән күргәзмәгә безнең район төбәккә инвестицияләр җәлеп итү концепциясен куйды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында Италия, Һиндстаннан килгән инвесторлар һәм Илкүләм яшелчә-җимеш берлеге белән очрашулар да булды. Форум кысаларында Әлмәт районы авыл хуҗалыгына инвестицияләрне уңышлы җәлеп иткәне өчен диплом белән бүләкләнде, диелә “Әлмәт таңнары” газетасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot