news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның беренче татар җитәкчесе Зиннәт Моратовның улына истәлекле медаль тапшырдылар

Зиннәт Моратов 1944 елның декабреннән 1957 елның июненә кадәр 13 ел ТАССРның беренче секретаре була.

ТАССРның беренче татар җитәкчесе Зиннәт Моратовның улына истәлекле медаль тапшырдылар
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаренең улы Валерий Зиннәт улы Моратов белән очрашкан. Ул Валерий Моратовка ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль тапшырган. Бу хакта Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зиннәт Ибәт улы Моратов (1905-1988) ТАССР җитәкчесе вазифасында 13 ел, 1944 елның декабреннән 1957 елның июненә кадәр эшли. Ул ТАССР оешканнан бирле 24 ел эчендә әлеге вазифаны ышанып тапшырган беренче этник татар була. Ул эшләгән елларда төбәктә нефть тармагы һәм авиация сәнәгате үсеш алган. СССР Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү институтлары белән консерватория һәм филиалы булдырылган.

Зиннәт Моратовның улы Валерий Моратов 1945 елда Казанда туган. Ул күп еллар дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иткән. Валерий Моратов Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә әтисеннән калган гжель рәсемле зур ваза тапшырган. Вазаның өске өлешен «ТАССР» язуы һәм Казан Кремле сурәтләре бизи. Равил Әхмәтшин Моратовлар гаиләсенең ядкаре Татарстан Республикасына тапшырылачак, дип искәртә.

Фарфор вазада рәссамның исеме дә күрсәтелгән — «Б.Шубин». Мөгаен, автор — Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), республикада танылган рәссам-керамист Борис Андреевич Шубин (1937-2005) булган. Нәкъ менә ул Татарстанда нәфис керамиканы күпләп җитештерүне булдырган.

Валерий Зиннәт улы әтисенең Муса Җәлил исемен торгызуга зур өлеш кертүен, шагыйрьне сугышка кадәр үк яхшы белгәнлеге турында сөйләгән. Ә герой-шагыйрь гаиләсе, бигрәк тә тормыш иптәше Әминә, Моратовлар белән Мәскәүдә күп еллар дәвамында яхшы мөнәсәбәттә торган.

Моратовларның бер улы Раднэр Моратов РСФСРның атказанган артисты, танылган актер була. Ул «Джентельмены удачи» фильмында Василий Алибабаевич ролен башкара. Аның кинода тагын дистәләрчә роле була. диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100