Разил Вәлиев «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә урнашкан

Татарстанның халык шагыйре генераль директор киңәшчесе вазифасында татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев сентябрьдә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе вазифасына керешкән. Бу хәбәрне ул «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә раслады.

«Киңәшче вазифасы татар телендә чыккан тапшырулар өчен җавап бирә. Тапшыруларның эчтәлегенә, татар теленең кулланышына анализ ясап, җитәкчелеккә төрле киңәшләр бирә. Төп эш — аналитика», — дип аңлатты Разил Вәлиев.

  • Разил Вәлиев 1990-2019 елларда башта Татарстанның Югары Советы, аннары Дәүләт Советы депутаты булып эшләде. Соңгы 19 елында Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе иде.